Чирмешән юлларында куркынычсызлык каешын тагу кагыйдәләрен еш бозалар
Быелның 6 ноябренә кадәрге чорда республикадагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 262 кешенең гомере өзелгән. Ни кызганыч, былтыргы белән чагыштырганда, бу аяныч саннар үсештә.
Район автоинспекциясе бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, 2024 елның узган 10 аенда безнең район юлларында да 2 кеше һәлак булган, 9 кеше тән җәрәхәтләре алган.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында әйтүләренчә, быел районда 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 31 машина йөртүче руль артына исерек хәлдә утырган. Гомумән, юлларда каршы як юлга – “встречка”га чыгу кагыйдәләрен бозу еш күзәтелә. Йөртү таныклыгы булмыйча, автотранспорт белән идарә итүчеләр арткан. Куркынычсызлык каешларын такмаган өчен 607 кешегә карата беркетмә төзелгән.
Утырышта ТР Дәүләт автоинспекциясе идарәсе начальнигы урынбасары Дмитрий Романов чыгыш ясап, республика һәм безнең район юлларындагы вәзгыятькә тукталды.
Юл инспекторлары машина йөртүчеләрне көзге, кышкы чорда юлларда аеруча игътибарлы, сак булырга өндиләр. Җәяүлеләргә караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементлы киемнәр кию зарурлыгын кабат искәрттеләр.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев