Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында каршы як юлга чыгу кагыйдәләрен 21 тапкыр бозганнар

Быел районда каршы як юлга чыгу аркасында һәлакәтләр теркәлмәсә дә, машина йөртүчеләребез моңа кагылышлы кагыйдәләрне еш “оныталар”.

Район автоинспекциясе бүлегеннән хәбәр итүләренчә, автотранспортта йөрүчеләр аеруча Югары Кәминкә  белән Кызыл Яр авыллары тирәсендә, Яңа Элмәле белән “”Күтәмә борылышы” юл чаты арасындагы тыелган урыннарда  каршы як юлга чыгу,”обгон” тәртибен санга сукмыйлар.

-Бу кагыйдәләрне бозуның ел башыннан 21 очрагы теркәлде (узган елның биш аенда – 19), икесе район үзәгендә: Техническая урамында (автотранпорт предприятиесе янында), берсе - Титов урамында (автоинспекция  ягыннан Чирмешәнннән чыгып китү уңаенда), - ди район автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Рәмис Шәкүров.

Районның баш автоинспекторы әйтүенчә, тыелган урында каршы як юлга чыгу, узып китү кагыйдәләрен бозган өчен 5 мең сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасы каралган. Әгәр дә  машина йөртүче шушы ук кагыйдәне бер ел эчендә кабат бозса, андыйларны бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев