Чирмешән юлларында “Игътибар – балалар!” профилактик чара уза
18 майдан 7 июньгә кадәр Татарстанда “Игътибар – балалар!” дигән профилактика чарасы уза. Ул балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән.
Бүгенге көндә республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 90 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: бер бала һәлак булган, 97се имгәнгән. Бәхеткә, быел районда балигъ булмаганнар катнашында аварияләр булмады.
Чара кысаларында Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары транспорт чараларында балаларны йөртү кагыйдәләре һәм җәяүлеләргә өстенлек бирү үтәлешен тикшерә. Шулай ук яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру буенча акцияләр, инспекторлар катнашында ата-аналар җыелышы, лагерьларда конкурслар һәм викториналар узачак.
Автоинспекторлар юлларда сак булырга өнди һәм ата-аналарның исләренә төшерә: 7 яшькә кадәрге балаларны машинада бары тик махсус җайланмаларда гына йөртергә кирәк. Хәтта 7 яшьтән узгач та аларны шунда йөртү яхшырак. Балаларны юл буенда күзәтүсез калдырмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев