Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары Яңа ел бәйрәмнәрендә дүрт исерек шоферны ачыклаганнар

Районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Яңа ел каникулында автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән дүрт машина йөртүчегә карата беркетмә төзегәннәр.

Аек булмаган хәлдә руль артына утыручылар исемлегенең былтыргысын исә  Чирмешәндә яшәүче ир-ат “яба”. Ул 31 декабрь кичендә машинасы белән  Амур ягындагы кибеткә килгән, тик, автоинспекторлар әйтүенчә, юлга чыгар алдыннан бик  нык “җебеткән”. Кагыйдә бозучы бу гаебен таный.

-1 гыйнвар кичендә Әмирдә шушы авыл егете “эләкте”: алкоголь кулланган. 5нән 6 нчы гыйнварга каршы төндә район үзәгенең Бакча урамында туктатылган автомашинаның шоферы -  яшь егет тә аек түгел иде. 7 гыйнвар кичендә Әккәрәйдә тикшерелгән машина иясе, шушы авыл кешесе, руль артына шулай ук исерек хәлдә утырган,  - диде районның ЮХИДИ бүлеге инспекторы Аяз Гатиятов.   

Әлеге дүрт якташыбызга да ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30шар мең сум күләмендә штраф җәзасы яный.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев