Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешән аграр техникумы студентларына куркынычсызлык каешы турында сөйләделәр

21 гыйнвардан 19 февральгә кадәр Татарстанда, шул исәптән безнең районда да “Куркынычсызлык каешы” профилактик чарасы бара. Шушы вакытта дәүләт автоинспекторлары төп игътибарны машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен үтәүләренә юнәлтә.

Район дәүләт автоинспекторлары һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең райондагы профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова аграр техникум студентларын да кабат әлеге кагыйдәләр белән таныштырдылар.

-Юл йөрү кагыйдәләрен, аерым алганда куркынычсызлык каешын һәм яктылык кайтаручы элементларны куллану, бозлавыклы юлларда йөрү һәм тиешле тизлекне саклау турында яшьләрнең исләренә төшердек. Шулай ук алар профилактик әңгәмә барышында аларга 2024 елның 12 ае буенча районда булган юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерелде, - ди Гөлия Кәбирова.

Белгеч хәбәр итүенчә, быелның гыйнвар аенда гына да республика юлларында теркәлгән 130 юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнүчеләрнең 20 проценты куркынычсызлык каешлары белән каптырынмаган булган. Алда язылган профилактик чара башланганнан бирле Татарстан автоинспекторлары куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозуның 4200 очрагын кисәткәннәр.

-Статистикадан күренгәнчә, кагыйдә бозучыларның күпчелеге яшьләр. Шуңа күрә нәкъ менә укучылар, студентлар белән очрашулар үткәреп, кагыйдә бозуның нинди аяныч хәлләргә китерүен сөйлибез, - ди Гөлия Кәбирова.

Гөлия Кәбирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев