Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәнлеләр аварияләрнең сәбәбен кызу йөрүдә дип саный

Быел дүрт айда районыбызда булган өч юл - транспорт һәлакәтендә 1 кешенең (былтыр шул чорда - 2) гомере өзелгән, 8 кеше (былтыр - 4) имгәнүләр алган. Юлдагы фаҗигаләрнең күбесе кызу йөрү, тиешсез урында "обгон"га чыгу, транспорт белән исерек килеш идарә итү аркасында булган. Аварияләрне ничек азайтырга? Юлда ничек йөрергә? Һәр...

Быел дүрт айда районыбызда булган өч юл - транспорт һәлакәтендә 1 кешенең (былтыр шул чорда - 2) гомере өзелгән, 8 кеше (былтыр - 4) имгәнүләр алган. Юлдагы фаҗигаләрнең күбесе кызу йөрү, тиешсез урында "обгон"га чыгу, транспорт белән исерек килеш идарә итү аркасында булган. Аварияләрне ничек азайтырга? Юлда ничек йөрергә? Һәр иртә машиналарына утырып эшкә чыгып китүче кайбер якташларыбызның да бу уңайдан фикерләрен белештек.

Айрат Әһлиуллин (Чирмешән): -Машина йөртү стажым 4 ел гына. Тәҗрибә өчен бу күп түгелдер әле. Шунын өчен юлда сак йөрергә тырышам, машинага балалар, хатыным утырса бигрәк тә. Башкаларга да шуны киңәш итәр идем. Кышкы юлга исә бөтенләй ышанырга ярамый. Кайберәүләр, машинам яхшы, көпчәкләр "шипованный" дип, бозлавыкта, буранда, кар бәреп явып торганда да артык кызу йөриләр. Тизлекне чикләүче билгеләр дә болай гына куелмаган.
Безнең районда Иске Котыш, Елховой авылы уңаендарак юллар куркыныч. Анда озын борылышлар күп. Бу урыннарда аеруча сак булырга кирәк.
Рудольф Журавлев (Лагерка): -Мин 24 ел руль артында. Колхоз рәисләрен йөрттем. Алла саклады, зур һәлакәтләргә эләккәнем булмады. Дөрес, бер елны Әлмәткә барганда УАЗ артына берсе машинасы белән килеп кергән иде - анысы да минем гаеп белән түгел.Хәзер үземнең 15 нче модель "Жигули"ем бар, таныклыгымда барлык категорияләр ачык.
Юлда кызу йөрүче машиналар күп, аларда, тәҗрибәләре булмаса да, яшьләр "чабалар". Аварияләр шуңа да еш килеп чыга. Юлда йөрүчеләр өчен иң әүвәл - юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белү шарт. Аннан машинада барганда барысын да алдан уйларга кирәк: сиңа юл бирмәскә мөмкиннәр, кемдер сине күрмичә калуы ихтимал. Син шуларны алдан чамалап барырга тиеш. Тормозыңа да ышанма: нәкъ кирәк вакытта гына "отказать" итүе бар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда машина йөртүчеләрне штрафка тартырга гына тормасын, куркынычсызлык турында киңәш-табыш та итсеннәр, булышсыннар да. Алар юлларны даими сакламаса, тәртипсезлек әле тагын күбрәк булыр иде. Кырыс законнарсыз булмый бездә.
Эльмира Махова (Чирмешән): -Пассажир буларак, минем авариягә эләккәнем бар. Озак кына больницада да дәваланырга туры килде. Һәлакәт без утырган машина йөртүченең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыкты. Шуннан соң , "права"м булса да, руль артына утырырга шактый еллар куркып йөрдем. Ә хәзер машинасыз кул-аяксыз кебек. Эш белән бәйле, гел хәрәкәттә булырга, гел йөрергә кирәк.
Аварияләр күп дисез. Шулай булмыйча, ул "чабуга". Хәзер борылышларда күпләр юл бирми. "Уступи" билгесе тора - юк, ул "прав" кебек - синең алдыңнан юл бирмичә узып китә. Ир-атлар арасында да андыйлар шактый. Хатын-кызлар машинада йөри белми дигән булалар - аңарга карамый икән. Тәртипсез машина йөртүчеләр җәяүлеләрне үткәрмиләр, җәяүлеләр үзләре дә кайвакыт хәтта баласы белән юл уртасыннан бара, ә бит янәшәдә генә тротуар бар.
Юлга чыккан машина йөртүче кагыйдәләрне яхшы белергә тиеш. "Сатып алган" таныклык белән дә йөрмәсеннәр. Машинага утыргач каешны тагарга кирәк. Мин үзем утыруга ук моны эшләп куям, гадәткә кергән. Бу - ГАИ- ларга түгел, үзебезнең куркынычсызлык өчен кирәк.
Юрий Иванов (Ульяновка): -1978 елдан бирле машина йөртәм. Беренче автотранспортым кулдан сатып алган "Москвич-403" иде. Шуннан соң шактый машина туздырып та, авариягә эләккәнем булмады. Тик күптән түгел берәү барыбер машинаның артына бераз "төртте". Ул дистанция сакламаган, кызу да килгән.
Мин аварияләр тиешле тизлекне тотмау аркасында еш була дип уйлыйм. Кышкы юлдан сәгатенә 120-140 километр тизлек белән бару эш түгел инда ул. Бу чорда юл ышанычсыз. Бик тиз бутап жибәрә. Машина йөртүчеләрне укытканда "вождение" дәресләренә күбрәк игътибар итсеннәр иде. Автомәктәпләрдә экстремаль йөртү осталыгыгына өйрәтүне практикага кертү яхшы нәтиҗә бирергә тиеш. "За рулем" журналы, телевидениеда кайбер махсус тапшырулар йөртү күнекмәләрен үстерү буенча файдалы киңәшләр бирә. Кагыйдәләрдәге яңалыкларны күзәтеп барырга кирәк - алар гел үзгәреп тора. "Лихач"лардан саклану өчен, андый-мондый юл казасына очраганда дәлилләрең булсын дисәң, автомашинага видеорегистратор алып куюың хәерледер. Эчеп-салып транспорт руле артына утыру да яхшыга илтми. Бер шешә генә сыра да кешене "йомшарта". Бу яктан законнарны кырыслатуларын хуплыйм. Азмы исерекләр аркасында үлем-китүләр? Мисаллар һәр авылда диярлек бар бит.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульяновка Лагерка