Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәнгә сәяхәт кыйммәткә төшкән

Салган килеш руль артына утырып, юл һәлакәтенә очраган ирле-хатынлы бер төн эчендә үзләренә 60 мең сум штраф акчасы "эшләгән". Узган шимбәләрнең берсендә алар төнге сәгать 12дә Лашманнан Чирмешәнгә юл тоталар. Машина белән правасы булмаган хатын-кыз идарә итә. -Бу вакытта алар икесе дә исерек була. "Кармалка борылышы"н узгач, аларның автомашинасы юл...

Салган килеш руль артына утырып, юл һәлакәтенә очраган ирле-хатынлы бер төн эчендә үзләренә 60 мең сум штраф акчасы "эшләгән".

Узган шимбәләрнең берсендә алар төнге сәгать 12дә Лашманнан Чирмешәнгә юл тоталар. Машина белән правасы булмаган хатын-кыз идарә итә.
-Бу вакытта алар икесе дә исерек була. "Кармалка борылышы"н узгач, аларның автомашинасы юл кырыена төшеп, әйләнеп каплана,- ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.
Суд карары нигезендә, хәзер әлеге кешеләр штраф түләргә тиеш була. Исерек хәлдә һәм правасыз килеш машина белән идарә иткән өчен хатын-кыз - 30 мең сум, ә "рульне" аңа биргән ир-ат, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, 30 мең сум штраф түләячәкләр. Өстәвенә, транспорт ияләренә җимерелгән автомашиналарын да ремонтлыйсы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте