Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә юлда йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче инспекторларны ачыкладылар

Район мәктәпләре укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик һәм практик белемнәрен бәйгедә күрсәттеләр. Аны оештыручылар балаларның хәтта велосипедта йөрү осталыгына да бәя бирде.

Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районда юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары арасында иң яхшы отряд һәм иң яхшы җитәкче республика конкурсының муниципаль этабы узды. Бәйгедә 10 команда составында 7 яшьтән  16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм шушы ЮИД отрядлары җитәкчеләре катнашты.

Җитәкчеләр отрядлар эше хакында материаллар һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча фотопрезентация белән мәгълүмати альбом әзерләгән. Нәтиҗәдә, конкурс комиссиясе бәйгенең җиңүчесе дип Ивашкино мәктәбенең “Светофорик” отрядын атады (җитәкчеләре Наталия Антонова), икенче урында Иске Кадиның яшь инспекторлары (җитәкчеләре Галия Камалова), өченчедә -  Кара  Чишмә мәктәбе командасы (җитәкчеләре Наилә Вәлиева).

Апрель ае азагында яшь инспекторларның “Куркынычсыз тәгәрмәч - 2022” республика конкурсының муниципаль этабы – район мәктәпләре укучылары арасында юлларда иминлек кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү буенча шәхси-команда беренчелеге дә узды. Анда 24 команда катнашты, составлары: 9-11 яшьтәге 2 малай һәм 2 кыз. 

                                                                                                                                                                               

Конкурс комиссиясе нәтиҗәләре буенча гомуми зачетта Чирмешән кадетлар мәктәп-интернат командасы җиңүче булды, Чирмешән лицее - икенче, 1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары өченче урында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев