Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә җәяүлеләргә игътибар арта

13 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр юлларда җәяүлеләр катнашында һәлакәтләр санын киметү максатында "Җәяүлеләр чыгу юлы" ("Пешеходный переход") дип аталган профилактик чара уза. Чирмешән полициясе ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, бу чорда инспекторлар тиешле урыннарда җәяүлеләргә юл бирмәгән транспорт йөртүчеләрне, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне актив ачык­лый. Автомобиль юлларында...

13 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр юлларда җәяүлеләр катнашында һәлакәтләр санын киметү максатында "Җәяүлеләр чыгу юлы" ("Пешеходный переход") дип аталган профилактик чара уза.

Чирмешән полициясе ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, бу чорда инспекторлар тиешле урыннарда җәяүлеләргә юл бирмәгән транспорт йөртүчеләрне, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне актив ачык­лый. Автомобиль юлларында җәяүлеләр чыга торган урыннарның торышын һәм ул юллардан ничек файдалануларын да игътибар үзәгендә тоталар. Караңгы вакытта торак пункт­тан читтә юл кырыеннан баручы җәяүле кешедә яктылыкны кире чагылдыра торган элемент, яисә берәр предмет булырга һәм ул транспорт йөртүчегә күренеп торырга тиеш.

Агымдагы елның ун аенда район территориясендә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән, 2016нче елда андый ике очрак булган.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән кадетлар мәктәбенә иганәчеләрдән - яңа җиһазлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте арта игътибар җәяүлеләргә Самат Хәйруллин