Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә тракторларны тикшерәләр

Күптән түгел Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге хезмәткәрләре теркәлмәгән МТЗ-80 тракторын туктаткан. Транспорт иясенә карата беркетмә дә төзелгән. Теркәлү кагыйдәсен бозган өчен хәзер аңа штраф түләргә туры киләчәк. 9 июньнән 30 июньгә чаклы "Трактор-Прицеп" операциясе игълан ителде. Бу көннәрдә Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә юлларда...

Күптән түгел Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге хезмәткәрләре теркәлмәгән МТЗ-80 тракторын туктаткан. Транспорт иясенә карата беркетмә дә төзелгән. Теркәлү кагыйдәсен бозган өчен хәзер аңа штраф түләргә туры киләчәк.

9 июньнән 30 июньгә чаклы "Трактор-Прицеп" операциясе игълан ителде. Бу көннәрдә Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә юлларда рейдлар үткәрә.
-Тракторлар һәм үзйөрешле башка төр машиналарның төзеклегенә, теркәлү документларына, йөртүченең тракторчы - машинист таныклыгының булу-булмавына аерым игътибар бирәбез. Арбаларның (прицепларның) техник торышы да тикшерелә,- ди Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Рифат Гатин.
Сүз уңаеннан әйтик, районда бүген 800дән артык трактор, авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш өлкәсендә эшләүче һәм башка төр үзйөрешле машиналар, аларның прицеплары исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан трактор