Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә машина йөртүче үз автомобилен “урлаган“

Күптән түгел ЮХИДИ бү­лек­чәсенә автотранспорт урлап китү турында гариза керә. Бу хакта җиңел автомобильның хуҗасы үзе хәбәр иткән. Әлеге хәл болайрак баш­лана. 15 августта Шешминка - Түбән Кармалка юлында автоинспекторлар бер машинаны туктатмакчы булалар. Ләкин машина йөртүче хокук саклаучылар таләбен үтәми һәм, тизлекне арттырып, кача башлый. Инс­пекторлар аны куып китәләр....

Күптән түгел ЮХИДИ бү­лек­чәсенә автотранспорт урлап китү турында гариза керә. Бу хакта җиңел автомобильның хуҗасы үзе хәбәр иткән.

Әлеге хәл болайрак баш­лана. 15 августта Шешминка - Түбән Кармалка юлында автоинспекторлар бер машинаны туктатмакчы булалар. Ләкин машина йөртүче хокук саклаучылар таләбен үтәми һәм, тизлекне арттырып, кача башлый. Инс­пекторлар аны куып китәләр. Кискен борылышта, йөртүче машина белән идарә итүне югалта һәм юл кырыена төшә.
- Без килеп җиткәнче, шофер вакыйга урыныннан качкан иде. Бераздан авариягә эләккән машина хуҗасы пәйда булды һәм машинасын урлап китүләре турында белдерде, - ди ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкүров.
"Угры" бик тиз табыла. Тикшерү барышында, машинаны хуҗасы (Ульяновск кешесе) "урлавы" ачыкланган. Мондый адымга барып, ул исерек килеш руль артына утырганы өчен җаваплылыктан качмакчы була.
Хәзер инде кранда эшләүче егет машина йөртү таныклыксыз һәм эшсез дә кала, тагын 30 мең штраф та түләргә туры киләчәк. Шулай ук, хезмәт килешүе шартларын боз­ганга күрә, аңа штраф салына икән. Һәм соңгысы - ялган мәгълүмат биргән өчен аны җинаять җаваплылыгына да тартачаклар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария Чирмешђн ЮХИДИ