Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә исерек яшүсмер автомашина руле артына утырган

15 майдан 15 июньгә кадәр республикада, шул уңайдан районда да "Игътибар - балалар!" диа аталган профилактик чара үтте. Акция кысаларында балалар белән бәйле булган юл һәлакәтләрен киметер өчен төрле чаралар оештырылды. Ләкин балаларның да кайберәүләре юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйлар, еш кына бу өлкәдә өлкәннәрне дә уздыралар. Күптән түгел генә...

15 майдан 15 июньгә кадәр республикада, шул уңайдан районда да "Игътибар - балалар!" диа аталган профилактик чара үтте. Акция кысаларында балалар белән бәйле булган юл һәлакәтләрен киметер өчен төрле чаралар оештырылды.

Ләкин балаларның да кайберәүләре юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйлар, еш кына бу өлкәдә өлкәннәрне дә уздыралар. Күптән түгел генә төнге сәгать берләр тирәсендә, полиция хезмәткәрләре район үзәгендә бер җиңел машинаны туктатмакчы булалар. Әмма машина йөртүче хокук саклаучылар таләбенә буйсынмый. ЮХИДИ хезмәткәрләре аны куа китәләр. Туктаталар. Салмыш хәлдә руль артына утырган егеткә нибары 16 яшь кенә булуы ачыклана. Транспорт хуҗасы, туганнан - туган абыйсы да шунда ук булган. Хәзер инде аңа ике елга якын пассажир булып кына йөрергә , шуңа өстәп 30 мең штраф та туләргә туры киләчәк. Яшүсмернең әти - әниләренә карата да ике административ беркетмә, беренчесе - балалары ярамаган вакытта урамда булганы өчен, икенчесе - балага тиешле тәрбия бирмәгән өчен, төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы яшүсмерләр автомашина