Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә исерек хәлдәге машина йөртүчене эзәрлекләгәннәр

Районның ЮХИДИ инспекторларына үз таләпләре буенча туктамаган “Җиделе” машинасын куып китәргә туры килә. Аның йөртүчесенең качарга омтылуы юкка түгел икән, ул исерек булып чыга.

Район үзәгенең Бакча урамында туктаталар аны. Автоинспекторлар әйтүенчә, 59  яшьлек ир-ат яхшы ук “чирткән”. Хәзер кагыйдә бозучыга полиция хезмәткәрләре таләбенә туктамаган өчен дә штраф түләргә туры киләчәк. Ә калган җәза аңа, кем әйтмешли, шул ук сценарий буенча: исерек килеш руль артына утырган өчен -  ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан колак кагу, 30 мең сум штраф һәм штрафстоянка чыгымнары.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев