Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә берәүнең машинасын штрафстоянкага озатканнар, үзен кулга алганнар

Район автоинспекторлары транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итүгә шикләнеп тоткарланган машина йөртүченең моңа кадәр кылынган тагын бер “гөнаһысына” тап булганнар.

Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, алар “Приора” автомашинасын иртәнге алтыларда Чирмешән-Казанка юлында, чишмә янындарак туктаталар. Аның йөртүчесеннән алкоголь исе сизелә. Урта яшьләрдәге ир-ат, Әлки районы кешесе, кичәгедән айнып бетмәгән, махмырдан була.

-Ул үз гаебен таныды. Тикшерә торгач, кагыйдә бозган шоферның тагын бер кырын эше ачыкланды. Баксаң, ул  узган елның март аенда  исерек хәлдә руль артына утырып, Чиләбе шәһәре инспекторларына “эләккән” булган. Моның өчен ир-атны ел  ярымга  машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Тик ул судтан соң таныклыгын тапшырмыйча гына автомашинада йөрүен дәвам иткән, - диде районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

Әлеге кешенең автомашинасын штрафстоянкага озатканнар, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган өчен үзен биш тәүлеккә кулга алганнар. Әмма эш әле моның белән генә бетми, “Приора” хуҗасына карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләреннән соң, закон бозучы ир-атка карата җәзалар тагын да кырысрак булачак. Лениногорск районында механизатор булып эшләүче бу кеше төп эшеннән дә колак кага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев