Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә бер шоферны 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр

Районда “Тоннель” операциясе вакытында  тикшерелгән утыздан күбрәк машина йөртүченең унысын юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартканнар.

Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә,  машина йөртүчеләрне тоташ тикшерү буенча  21 апрель көнне, иртәнге сәгать 6дан 8гә кадәр оештырылган профилактик чарада 30дан күбрәк автомашина тикшерелгән.

Инспекторлар төп игътибарны  транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итүчеләрне ачыклауга юнәлдергәннәр, тик андыйлар очрамаган. Ике сәгать дәвам иткән операция барышында ун машина йөртүченең нинди дә булса кагыйдә бозуы теркәлгән. Шуларның берсе  тиешле вакытта административ штрафын түләмәгән. Хәзер әлеге машина йөртүчегә 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну, яки мәҗбүри эшләр, яки штрафны икеләтә күбрәк күләмдә түләтү җәзасы биреләчәк.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев