Юл хәрәкәте

Чирмешәндә берәү машинада бордюрлар өстеннән йөргән

ЮХИДИ хезмәткәрләре Чирмешәндәге күл буенда машина йөртүче берәүне туктатканнар. Испекторлар әйтүенчә, ул шулкадәр каты исерек булган: ундүртле "Жигули"ы белән хәтта бордюрдлар өстенән дә сикертеп кенә узган. Кагыйдә бозучы Лашман кешесенә хәзер 30 мең сум штраф яный. Ул кимендә ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан колак кагачак. Әле акча янчеген...

ЮХИДИ хезмәткәрләре Чирмешәндәге күл буенда машина йөртүче берәүне туктатканнар. Испекторлар әйтүенчә, ул шулкадәр каты исерек булган: ундүртле "Жигули"ы белән хәтта бордюрдлар өстенән дә сикертеп кенә узган.

Кагыйдә бозучы Лашман кешесенә хәзер 30 мең сум штраф яный. Ул кимендә ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан колак кагачак. Әле акча янчеген штрафстоянка өчен дә бушатасы бар.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Черемшан бордюр машиана

Нет комментариев