Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән велосипедчылары велошлем кимиләр

Шөкер, быел райондагы юл-транспорт бәла-казаларында балалар зыян күрмәгән. Тик шунысы бар, язга чыгып, көннәр җылытты исә, мондый аяныч хәлләрнең ешаюы күзәтелә. Шунлыктан Берләшкән Милләтләр Оешмасының 4 майдан 10 майга чаклы юлларда балалар куркынычсызлыгына кагылышлы Өченче Глобаль атналык игълан итүе бик вакытлы. Шушы чара кысаларында безнең район юл инспекторлары да балалар...

Шөкер, быел райондагы юл-транспорт бәла-казаларында балалар зыян күрмәгән. Тик шунысы бар, язга чыгып, көннәр җылытты исә, мондый аяныч хәлләрнең ешаюы күзәтелә.

Шунлыктан Берләшкән Милләтләр Оешмасының 4 майдан 10 майга чаклы юлларда балалар куркынычсызлыгына кагылышлы Өченче Глобаль атналык игълан итүе бик вакытлы. Шушы чара кысаларында безнең район юл инспекторлары да балалар бакчаларында, мәктәпләрдә аңлату эшләрен җанландырдылар.
-Кызганыч, бу хакта күпме генә сөйләсәк тә, райондагы балалар учреждениеләре янындагы юл кичүләре тиешле дәүләт стандартларына туры килми, - районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. - Мәктәпләр, балалар бакчалары янындагы юлларда тизлекне 20 километрдан арттыруны тыю хакында билге, "Җәяүле кичүе" ("Пешеходный переход") билгесе, саргылт төстәге кисәтүче светофор булуы мөһим. Шулай ук мондый урыннардагы юлларда ясалма тигезсезлек ясау таләп ителә. Балаларның тормышын куркынычсыз итик дисәк, болар барысы да тиешенчә эшләнгән булырга тиеш тә бит.
Кояш ныграк "күзен кыстымы", юлларда яшь велосипедчылар арта. Велосипедка атландым да чыктым түгел икән шул. 12 яше тулмаганнар машина юлында, русча әйткәндә "на дорогах общего пользования" бөтенләй йөрергә тиеш түгел. Инспекторлар андыйларны туктатып, беренче очракта балага карата карточка төзи. Әгәр дә инде бу бала икенче тапкыр кагыйдә бозып эләксә, аның әти-әнисенә 500 сум штраф салынуы хакында беркетмә тутырырга мөмкиннәр. Әлеге беркетмәләр буенча административ комиссия эшли.
Инспекторлар әйтүенчә, әле тагын шунысы бар, кагыйдә буенча 12 яшьтән олыраклар велосипед белән машина юлына чыкты икән, ул велошлемнан булырга тиеш. Велосипедта тавыш сигналы - звонок, ут чагылдыргычлар - отражательләр булу шарт. Караңгы вакытта велосипедчының уттан чагыла торган өс киемнәре киеп чыгуы да бәла-казаларны булдырмаса булыша.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешђн ЮХИДИ велосипедчылар