Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында ике шоферга - кунакка бару 30ар мең сумга төшкән

Чирмешән районыңда машина йөртүче ике кеше май бәйрәмнәрендә автотранспорт белән  исерек хәлдә идарә иткән.

Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, алар икесе дә кунакта сыйланганнар.

-“Нива “ автомашинасы белән идарә иткән Яңа Элмәле авылы кешесе, урта яшьләрдәге ир-ат, 1 май көнне хәмер кулланган хәлдә руль артына утырып кунактан кайтырга чыккан. Алкотектор аның организмында алкоголь булуын күрсәтте. Күтәмәгә Лениногорскидан кунакка килгән  ир-ат та 8 май көнне “чирткән”. Ул машина белән шушы хәлдә кибеткә килгән иде, -ди районның ЮХИДИ бүлеге инспекторы Сергей Барабашкин.

Кагыйдә бозган шушы машина йөртүчеләргә ел ярымга-ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү, утызышар мең сум штраф яный.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев