Чирмешән районында кыр юлында 31 яшьлек ир-атның гомере өзелә
Узган шимбәдән якшәмбегә каршы кичтә Мордва Афонькәсе белән Ишлинка авылы арасындагы юлда һәлакәткә юлыккан 31 яшьлек машина йөртүченең гомере өзелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, фаҗига кичке 11нче яртыларда була. Кызу барган "ундүртле" йөртүчесе, кыр юлын аркылы чыгучы дуңгызларны таптатмыйм дип күрәмсең, машинасын якка алырга тырыша. Тик бер хайванны бәрдереп, әйләнеп каплана....
ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, фаҗига кичке 11нче яртыларда була. Кызу барган "ундүртле" йөртүчесе, кыр юлын аркылы чыгучы дуңгызларны таптатмыйм дип күрәмсең, машинасын якка алырга тырыша. Тик бер хайванны бәрдереп, әйләнеп каплана. Җәрәхәтләр алган ир-атка медицина хезмәткәрләре дә ярдәм итә алмый, ул "Ашыгыч ярдәм" машинасында җан бирә.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев