Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән инспекторлары исерекләрне һәм наркоманнарны "аулый"

Үзеннән алкоголь исе килмәсә дә, ул анык кына сөйләшә алмый. Аягында да чак кына басып тора. Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары наркотик исереклек билгеләре булган шундый машина йөртүчене туктаткан. -Әлеге кешедән алынган анализлар тикшерүгә җибәрелде. Әгәр наркотик матдә кулланганлыгы дәлилләнсә, аңа зур күләмдә штраф һәм машина йөртү хокукыннан колак кагу яный,...

Үзеннән алкоголь исе килмәсә дә, ул анык кына сөйләшә алмый. Аягында да чак кына басып тора. Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары наркотик исереклек билгеләре булган шундый машина йөртүчене туктаткан.

-Әлеге кешедән алынган анализлар тикшерүгә җибәрелде. Әгәр наркотик матдә кулланганлыгы дәлилләнсә, аңа зур күләмдә штраф һәм машина йөртү хокукыннан колак кагу яный, - ди район ЮХИДИ хезмәткәре Евгений Михайлов.
Ә ике якташыбыз, "җиренә җиткереп", хатын-кызлар бәйрәмен "юганнар" бугай. Аларның берсен инспекторлар район үзәгенең Дзержинский урамында "өрдергәннәр": алкоголь исе беленгән. Җитмәсә, ул моңа кадәр дә руль артына исерек килеш утырган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Хәзер кагыйдә бозучыга 50 мең сум штраф түләргә туры киләчәк, яки аңа 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу җәзасы бирелергә мөмкин.
Иртәнгә кадәр өстәл артында исерткеч эчемлекләр белән кәеф-сафа корган тагын бер райондашыбыз ел ярым яки ике ел җәяү йөриячәк. Инспекторлар машина йөртүчене яхшы ук салмыш хәлдә төшке аш алдыннан туктаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЮХИДИ