Юл хәрәкәте
Чирмешән балалары өчен штраф түләргә туры килмәсен
Декабрь азагында, январь башында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар куркынычсызлыгы мәсьәләләренә игътибарны көчәйтә төшәчәк.
22 декабрьдән 30 декабрьгә чаклы республикада "Балалар- төп пассажир" операциясе бара.
-Әлеге чара кысаларында, балаларны махсус утыргычларда йөртүне ныграк тикшерәбез - бу кагыйдәне бозучылар 3 мең сум күләмендә штрафка тартыла. Куркынычсызлык каешын такмаучыларга - 1мең, "Җәяүлеләр юлы"нда юл...
Декабрь азагында, январь башында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар куркынычсызлыгы мәсьәләләренә игътибарны көчәйтә төшәчәк.
22 декабрьдән 30 декабрьгә чаклы республикада "Балалар- төп пассажир" операциясе бара.
-Әлеге чара кысаларында, балаларны махсус утыргычларда йөртүне ныграк тикшерәбез - бу кагыйдәне бозучылар 3 мең сум күләмендә штрафка тартыла. Куркынычсызлык каешын такмаучыларга - 1мең, "Җәяүлеләр юлы"нда юл бирмәүче машина йөртүчеләргә 1 мең 500 сум штраф каралган. Операция барышында, аннан соң да андыйлар да игътибарсыз калдырмыйбыз,- ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.
Балалар кышкы каникуллар чорында аеруча сак булсыннар иде. Автомашиналар йөри торган юлларда чана, чаңгы шуарга, юлда Кар бабайлар ясарга, тау шуарга ярамый. Ул-кызларыбызга бу хакта даими "тукып" торуың хәерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен , Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев