Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Былтыр Чирмешәндә штраф түләмәгән сигез кешене кулга алганнар

Район автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, гомумән, узган елда районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларын вакытында түләмәгән 33 кеше җәзага тартылган.

Шуларның сигезесенә - 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну, өчесенә – 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, калганнарына  түләнмәгән штрафларының суммасын икеләтелгән күләмдә түләтү җәзасы бирелде, - диде район автоинспекциясе  начальнигы Рәмис Шәкүров.

Рәмис Рәсыйх улы әйтүенчә,  юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны бу хакта карар чыкканнан соң 20 көн эчендә түләсәң, аның күләме яртылашка кими. Монда кайбер  төр хокук бозулар гына – искәрмә.

Әгәр дә штраф  билгеләнгән 60 көн эчендә түләнмәсә, икенче көннән башлап  һәм алдагы өч ай дәвамында штрафын түләмәгән зат, суд тарафыннан, югарыда аталган җәзаларның берсенә хөкем ителә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев