Былтыр Чирмешән районындагы юл һәлакәтләрендә 3 кешенең гомере өзелгән
Яңа елның беренче атнасында район юлларында тугыз авария булган, аларда машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга зыян килмәгән.
-2024 елны район территориясендә булган алты юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелде, тугыз кеше яраланды, - диде район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Рәзил Фәттахов. - 2023 ел белән чагыштырганда, аварияләр саны 30 процентка кимегән.
Күпчелек очракта юл-транспорт казаларының төп сәбәпләре – каршы як полосага чыгу, тизлекне арттыру һәм дистанция сакламау.
Былтыр районда матди зыян килү белән бәйле 113 юл-транспорт һәлакәте булган (2023 елда – 103), юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 1266 очрагы теркәлгән. Шуларның 38се транспорт белән исерек килеш идарә итүгә бәйле (2023 елда – 65).
Тиешле вакытта штраф түләмәгән өчен 47 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев