Авария үлемгә китерде
17 октябрь көнне 5 сәгать 30 минутта Кузай - Нурлат трассасында, Иске Котыш авылы янындагы авария кеше үлеменә китерә. Нурлат районында яшәүче 1968нче елгы ир-ат КамАЗ машинасында тизлекне дөрес сайламау һәм алдан баручы транспорт чарасына кадәр араны исәпкә алмау нәтиҗәсендә, җигүле атка килеп бәрелә. Ат арбасында баручы Иске Котышта яшәүче...
17 октябрь көнне 5 сәгать 30 минутта Кузай - Нурлат трассасында, Иске Котыш авылы янындагы авария кеше үлеменә китерә.
Нурлат районында яшәүче 1968нче елгы ир-ат КамАЗ машинасында тизлекне дөрес сайламау һәм алдан баручы транспорт чарасына кадәр араны исәпкә алмау нәтиҗәсендә, җигүле атка килеп бәрелә. Ат арбасында баручы Иске Котышта яшәүче 1976нчы елгы ир-ат шунда ук һәлак була. Аның авылдашы - 1967нче елгы ир кеше авыр тән җәрәхәтләре белән больницага озатылды.
Рәмис Шәкүров,
ЮХИДИ бүлекчәсе пропаганда инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев