Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

500 сум өчен дә “утырталар”

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган 500 сум штрафын түләмәгән 20 яшьлек машина йөртүчене Әлмәт суды 5 тәүлеккә кулга алдырган. Андый бурычлылар безнең районда да шактый булса да, кагыйдә бозучыларны әлегә штрафка гына тарталар. Мәгълүм булганча, юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүче үз штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Бу...

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган 500 сум штрафын түләмәгән 20 яшьлек машина йөртүчене Әлмәт суды 5 тәүлеккә кулга алдырган. Андый бурычлылар безнең районда да шактый булса да, кагыйдә бозучыларны әлегә штрафка гына тарталар.

Мәгълүм булганча, юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүче үз штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Бу эшләнмәсә, кем әйтмешли, эшең судта. Быел, әйтик, безнең районда вакытында штрафларын түләмәгәннәр белән бәйле 44 эш каралган. Кайберәүләрнең әҗәтләре хәтта 8әр, 9ар мең сумга кадәр үк җыелган, ди. Ничек кенә кабул ителмәсен, штрафның күләме җәзаның көченә йогынты ясамый, гади генә әйткәндә, 500 сумың түләмәгәнме, 10 меңеңме - барыбер утыртып куюлары ихтимал.
Штрафларның иң күбе кызу йөргән яки каршы як полосага чыккан өчен салынган. Тиешле урында юл бирмичә, машина белән исерек килеш идарә итеп тә административ җәзага тартылучылар байтак. Кагыйдә бозып, штраф түләмәүчеләр белән каты сөйләшмичә дә булмый. Күз алдына гына китерик, узган җиде айда республика юлларында 256 кешенең гомере өзелгән. Безнең районда ике гаилә хәсрәтле булды. Инспекторлар ике авария дә исереклек аркасында булды, диләр. Кагыйдә бозучылар шулай итеп башкалар гомерен куркыныч астына куя. Юл сакчылары чараларны кырыслатырга мәҗбүр.
-Вакытында штраф түләмәсәң - аны арттырып, икеләтә түләтәчәкләр, әмма аның күләме 1 мең сумнан ким булмаска тиеш. Бурыч иясен 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алырга да мөмкиннәр. Бу - суд карары белән эшләнә, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.- Штрафларның бармы-юкмы икәнлеген интернет аша (gosuslugi.ru, uslugi.tatarstan.ru, gibdd.tatarstan.ru.) онлайн-сервисларына кереп тикшереп була. Штрафларны шуннан түләргә дә мөмкин.
Әҗәт ияләренең автотранспортларын да кулга алулары ихтимал. Әнә республикада узган җиде айда 52 машинаны "арестовать иткәннәр". Чит илгә барырга дип чыгучыларны аэропортларда самолет борыны төбеннән борып та җибәргәләгәннәр. Юл йөрү кагыйдәрен бозган өчен түләмәгән шрафлары булганнарны суд приставлары әнә шулай да "җиргә төшерә". Хикмәт шунда, бурычың бармы - чит илгә чыктым юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штраф ЮХИДИ суд приставлары