Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндәге ярминкәдә җиләк-җимеш үсентеләре дә саттылар

Чирмешәндә үткән атнада булган ярминкәдә агач үсентеләре дә саттылар. Нәкъ вакыты бит, аларны алучы күп иде.

Яз көне орлык та яхшы сатыла. Бүген орлык суганының килограммына – 100, бәрәңгенекенә 17 сум сорадылар. Кызыл тавыклар бер чама бәядә – берсе 250 сум. Бер-ике айдан йомырка сала торганнар.

-Ярминкәгә чыгуым ярады, 5 чуар тавык алдым, - ди чирмешәнле Шәһит Мәслахов. -Былтыргылары да йомыркадан өзмиләр, яхшы үстеләр, әрсезләр, әле бит матурлар да.

Балның өч литрлы банкадагысы 1000 сум тора.

Берәү Әлкидән яңа тотылган балык, өй шартларында ясалган сыр, май, сало да алып килгән. Үтә товары, машинасы буш, ә үзе акча белән китә. “Иртүк торып юлга чыктык, йоклап гомер уздырмыйбыз“, - ди Рәмис Гаязов.

Ярминкәдә бозаулар, ит, мебель, ашамлыклар, кием-салым, яшелчәләр дә күп иде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән ярминкә