Чирмешәндә узган ярминкәдә сөт ризыкларын чират торып алдылар
Чирмешәндә үткән ярминкәгә халык бик күп килде, акча "су урынына акты". Аксубайдан бер абзый үрдәкләр сата. Эшен бетергән, түшкәләрне эче-башы белән 700 сумга алырга мөмкин. Байтак кеше йолкынган казлар тәкъдим итә, эче-башы-потрохасыз килеш берсенә, зурлыгына карата, 1300-1800 сум сорыйлар. Кирәксенүче артык сатулашып тормый. -Без җылы аяк киемнәре алдык әле, -...
.jpg)
Чирмешәндә үткән ярминкәгә халык бик күп килде, акча "су урынына акты".
Аксубайдан бер абзый үрдәкләр сата. Эшен бетергән, түшкәләрне эче-башы белән 700 сумга алырга мөмкин. Байтак кеше йолкынган казлар тәкъдим итә, эче-башы-потрохасыз килеш берсенә, зурлыгына карата, 1300-1800 сум сорыйлар. Кирәксенүче артык сатулашып тормый.
-Без җылы аяк киемнәре алдык әле, - ди Кара Чишмәдән килгән Әхәт абый Ситдыйков. -Онны, шикәр комын да биредә юньрәккә саталар. Мал ризыгына заказ бирәбез, өйгә үк китерәләр.
.jpg)
.jpg)
Килограммын 15 сумга - суган һәм бәрәңге, 50-80 сумга - алма, 300гә - сыер ите һәм мае, 220гә - дуңгыз ите, башка тагын әллә нинди ризыклар, өс, баш, аяк киемнәре белән әллә ничә кеше сату итә. Туң һәм свежий балык, бал, тозлаган, маринадлаган гөмбә, кәбестә, бозаулар, үсентеләр, бөртек тә бар иде.
Безгә гел килүче берәүнең сөт ризыкларын - май, эремчек, каймакны чират торып алдылар. Яхшы товар яхшы үтә.
Кадыйр Гомәров фотосы
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев