Чирмешәндә ятим балаларга тагын өч йорт төзеп бирделәр
Чирмешәндә берьюлы өч ятим балага яңа йортлардан ачкычлар бирделәр.
Район үзәгенең Амур ягында, Җиңүнең 70 еллыгы урамында бу җыйнак, тактадан эшләнеп, сайдинг белән тышланган, җылытылган, субайларга утыртылган йортларда бүген үк кереп торырлык: газ, су, электр, канализация, бакча участогы - бар да бар.
Йортлар янәшәсендә кирәк-ярак куярга сарайлар да ясалган, профнастилдан...