Урамда кызыграк
Быел Чирмешәндә яңа елны яңача каршыладылар. Курантлар сугып озак та үтмәде, халык, табыннар артында озак утырмыйча, үзәккә ашыкты.
Төп, үзәк чыршы янында, район Советы каршындагы мәйданда гөр килеп, күмәк биеделәр, төрледән-төрле уеннар оештырдылар. Бәйрәм-тамашаны Чаллыдан ук килгән артистлар алып барды. Ә яшьләрнең ял итү үзәгенә бал-маскарадка, дискотекага да дәштеләр. Анда...