Чирмешәннән “Умырзая“ ансамбле кабат җиңүчеләр арасында
Чувашстанда узган "Урмай - Зәлидә" төрки дөньясы традицион мәдәнияте халыкара фестиваленнән ансамбль икенче дәрәҗә Диплом белән кайтты.
-Фестивальдә Кабардин - Балкар республикасыннан, Үзбәкстаннан, хәтта Кытайдан да коллективлар бар иде, - ди "Умырзая"ның (Чирмешән) сәнгать җитәкчесе Рәхилә Шакирова. - Татарстаннан, Чувашстанның үзеннән дә бик күп коллективлар, аерым башкаручылар үз осталыкларын күрсәтте....