Чирмешән районы хәбәрләре
Туган як тарихы музеенда яңа күргәзмә ачылды. Аны элеккеге, гадәти булмаган чыршы уенчыкларыннан, Яңа ел открыткаларыннан оештырганнар.
Кармыш авылыннан Габдулла һәм Мөслимә Гомәровлар быел бакчаларында, ун сутыйда өч тоннадан күбрәк эре суган, дүрт центнер суган орлыгы үстереп сатканнар. Уңган гаилә аннан кергән 100 мең сумны яңа машина алганда кушкан. Гомәровлар...