Чирмешәндә яшәүче хатын-кыз мошенниклар "кармагына" эләгә язган
Алдакчылар кармагына эләгү бик җиңел икән, үземне чак кына төп башына утыртмадылар.
Әллә гипнозлыйлар, әллә акчаңны югалтудан куркып барын да сөйлисең, барлык сорауларга да җавап бирәсең икән ул.
Телефоныма "онлайн түләү бара" дигән SMS хәбәр килде, шалтырату өчен телефон номеры да күрсәтелгән, түләүсез бердәм номер кебек. Эштәге кызларга шундый хәбәр...