Лашман АГРОфирмасы пайчыларга бөртек биргән
Җитәкчеләр, гражданнар катнашында, Лашман җирлегендә узган җыенда күтәрелгән проблемаларның күбесе буенча шунда ук җавап бирделәр.
Әйтик, Лашманда тирә-якка бик тәмле ипи, он эшләнмәләре пешереп танылган, әмма соңгы вакытта ишекләре ябык пекарняны ремонтлап, кабат ачарга килешенде, ә Әмирдә яңа мәктәп төзергә җыеналар.
Әмир мәктәбендә ФАПка, балалар бакчасына да урын җитәргә тиеш....