Депутатлар чирмешәнлеләр фикере белән кызыксына (+ФОТО)
"Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе аша чирмешәнлеләр, республикада беренчеләрдән булып, Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга үз теләкләрен, үтенечләрен җиткерә алдылар.
Казаннан килгән автобус яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчыкта урнашты. Ачык һавада өстәл һәм урындыклар куелды, аралашу өчен уңай шартлар тудырылды. Кабул итүгә беренче килүчеләр озак көттермәде....