Чирмешәндә “яшел фуражкалылар“ бәйрәм итте
Туган як тарихы музеенда Чик сакчысы көне уңаеннан "Яшел төсең белән горурланам" исемле күргәзмә оештырылды. Ул июнь ахырына кадәр эшләячәк.
Биредә районда яшәүче 15ләп чик сакчысының альбомнарын, Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын, значокларын, хәрби киемнәрен күрергә була. Районда йөзләп чик сакчысы яши икән, тик шуларның өчесе генә күргәзмәне ачу тантанасында катнаша...