Бәркәтәдә яшәүче Мостафиннарда туйлар еш була
Бәркәтәдән Мәхрүзә әби Мостафинага 90 яшь тулды. Бу көнне төп йорт гөрләп торды - кунаклар күп җыелды.
Мәхрүзә әби бала вакыттан ук ачлык, ялангачлыкны үз башыннан кичерә. Ул елларны күз яшьләре белән искә ала.
-Мин бәләкәй идем, төгәл генә ни өчен икәнен дә белмим, әтине төрмәгә утырттылар, өйдән бөтен әйберне,...