Лашманда самолетка кадәр ясадылар
Мондагы авыл мәктәбендә "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"нә караган түгәрәк җитәкчеләре ярышты. "Балаларга йөрәгемне бирәм" өстәмә белем бирү педагоглары арасындагы республика бәйгесенең район этабында "Авиамоделизм" түгәрәге җитәкчесе Фаиз Билалов - җиңүче.
Бәйгедә техник, туган як тарихы, әдәби-эстетик, табигый-фәнни юнәлешләрдә көч сынаштылар. Мастер-класслар үткәрү дә - конкурс сынавы. Әйтик, укучылар бу көнне...