Чирмешән укытучылары Казанда сату иттеләр
"Казан" агросәнәгать паркында мәгариф учреждениеләренең авыл хуҗалыгы һәм халык сәнгате һөнәрчелеге эшләнмәләре республика ярминкәсендә район мәктәпләре дә актив катнаштылар.
-Ярминкәгә барлык мәктәпләрнең дә вәкилләре үз продукциясен алып барды, - ди район мәгариф бүләге начальнигы урынбасары Флюра Рәхимҗанова. - Шәһәр халкына мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар, маринадланган яшелчәләр тәкъдим...