Чирмешән районында 14 мәктәп автобусы маршрутка чыкты
Яңа уку елында районда 14 мәктәп автобусы 23 маршрут буенча 12 база мәктәбенә 35 авылдан 260 укучы йөртәчәк.
-Уку елы башланганчы барлык автобуслар да техник карау узды, җитди җитешсезлекләр ачыкланмады, булган кимчелекләр бетерелде, - ди Чирмешән АТП җитәкчесе Илдус Хәлимов. - Билгеләре, язулары яңартылды, косметик ремонт үткәрелде, ГЛОНАСС навигация системалары...