Миннебаян Яруллина: Мин бәхетле кеше!
Тукай поселогыннан Миннебаян әби Яруллина 2013нче елны 100 яшен тутырып каршылады. Нәкъ 31нче декабрьдә аны шушы юбилее уңаеннан котладылар.
Кунаклар килергә булгач, бүген бу йортта бик иртә торганнар, юбилейга бәлешен, пилмәнен дә өлгерткәннәр, табын көйләгәннәр.
"Киленебез бик уңган, миһербанлы кеше туры килде, баскан урынында ут чыгара торган",- ди Миннебаян әбинең...