Чирмешәндә инвалидлар җәмгыятенә керү ансатлаша
Район инвалидлар җәмгыяте бинасында төзелеш компаниясе октябрь аенда капиталь ремонт эшләре башлап җибәрде. Нефтьчеләр һәм район ярдәме белән инвалидлар өчен уңай шартлар тудырырга уйлаганнар, смета буенча бу эшкә бер миллион 500 мең сум акча каралган.
Осталар бинаның эчен тулысынча үзгәрткәннәр: идәннәрне бетонлаганнар, стеналарны шомартып буяганнар, җылылык һәм электр үткәргечләр яңартылган....