КЫТАЙ ТАТАРЫ БАЗАРБАЙ БИКЧӘНТӘЕВ: ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛМӘҮ - ҮЗ АНАҢА ХЫЯНӘТКӘ ТИҢ
Базарбай Бикчәнтәев Кытайда туып үскән татар егете. Ул хәзер Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында академик вокал өйрәнә.
Татарстан музыка сөючеләре өчен Базарбай Бикчәнтәев күптән таныш. "Кытай татары" ничектер җайлы гына татар музыка дөньясында үз урынын алды. Ул татар музыкасына этно юнәлешне, төрки дөньяның бездә онытыла башлаган музыкаль байлыгын, ниндидер...