Бәйрәм мөбарәк булсын!
Корбан гаете - җәнәбел хакка табыну бәйрәме. Бу көндә без Раббыбызга аеруча нык якынаябыз. Мөселманнар бергәләп Корбан гаете намазын укыйлар, намаздан соң корбан чалына һәм гадел итеп бүленә, мохтаҗларга игътибар, сый-хөрмәт күрсәтелә. Аннары ата-баба, туганнарның каберләрен зыярәт кылу, фәкыйрьләргә хәер-сәдака, дус-ишләргә бүләкләр өләшү, кунакка йөрешү кебек матур гадәтләр башкарыла.
Раббыбыз...