Чирмешән егетләре контракт буенча хезмәт итәләр
Әле үткән елның ноябрендә генә хәрби хезмәткә контракт буенча киткән Чирмешән егете Эдуард Исмәгыйлев туганнары янына 10 көнлек ялга кайткан.
Эдуард 2010 елны хәрби хезмәткә алына, Новосибирскийда разведка отрядында хезмәт итә. Ил алдындагы бурычын үтәп кайткан якташыбыз Нурлат аграр техникумында электромонтер һөнәрен үзләштерә. Аннан соң Казан шәһәрендә эшкә урнаша, тик...