Чирмешәндәге картлар йортыннан әби-бабайларны тәрбиягә алырлармы?
2017 елдан караучысыз калган әби-бабайларны гаиләләргә өләшәчәкләр. Бу яңалыкны картлар йортларында ничек кабул иткәннәр? Чирмешәндәге картлар һәм инвалидлар интернат йорты директоры Җәүдәт Мотыйгуллин белән шул хакта сөйләштек.
- Бер милләтне дә аерасым килми, барысы да хөрмәткә лаек. Үзебезнең милләттәшләрнең гомер-гомергә өйдә ике-өч буын сыешып яшәвен беләм. Әби-бабай оныкларны караша, олыгайгач...