Чирмешәндә көнкүреш калдыкларын ничек җыю җайлырак?
Чирмешәнлеләр каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыюга өйрәнеп тә бетте - график буенча билгеләнгән көнне капчыкларны капка төбенә чыгарып куялар да, аларны алып китәләр.
Чүп-чар җыю белән шөгыльләнүче оешма кайбер урамнарга заманча контейнерлар куйды. Алар бик җыйнак, ипле, өсләре ябулы-капкачлы. Әкренләп аны башка урамнарга да куярга уйлыйлар. Бу эшне оештыручы җәмгыять...