Чирмешән эшмәкәрләре тикшерүчеләрдән зарлана
Эшмәкәрләргә артыгын бәйләнмәскә дип "өстән" тукып торсалар да, район эшкуарлары тикшерү, надзор органнары адресына шикаять белдерә. Кайберәүләр шуның аркасында еллар буе көйләнгән бизнесларына да "суынганнар".
-Без теплицада кыяр, помидор үстерәбез. Инде күптәннән эшлибез. Үстерүен үстерәбез, тик аны урнаштыру, сату - мең бәла,- диде җыелышта бер авыл эшмәкәре. - Сата гына...