Туймәт егете Ильяс Галимов - дөнья чемпионы
Туймәттә туып үскән, бүген Әлмәттә яшәүче якташыбыз Ильяс Галимов көрәш буенча дөнья чемпионы титулына лаек булган.
Казанда "Ак барс" көрәш сараенда узган көрәш һәм билбаулы көрәш буенча ярышларда 35 илдән 400 спортчы катнашкан. Россиянең җыелма командасында республика данын өч спортчы яклаган, өчесе дә Әлмәттән. Ильяс Галимов, Рәмил Синякаев, Айвар Билалов...