Чирмешән янындагы Имәнлектә яңа беседка ясап куйдылар
Чирмешән янәшәсендәге Имәнлек кырыенда ял итү урыны - яңа беседка ясап куйдылар. Монысы элеккегеләреннән күпкә матуррак, уңайлырак.
-Безнең Казанка урманчылыгында гына да мондый беседкалар ун урында ясалды, - ди участок лесничие Владислав Константинов. -Аларны үз материалларыбыз, үз көчебез белән эшлибез. Халык рәхәтләнеп ял итсен, ватмасыннар гына.