Һава торышы тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районында яшенле яңгыр көтелә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 30 июльдә, республиканың күпчелек районнарында яшен булу һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 21 секундка җитеп көчәюе ихтимал. Бүген аязучан болытлы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 29 градуска кадәр җылыта. Казанда...
-
Бүген Татарстанда боз явуы ихтимал
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 16 июльдә республикада урыны белән яшен, кыска вакытка җилнең секундына 20 метрга кадәр җитеп көчәюе көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанның кайбер районнарында боз яву ихтималы да бар. Көн дәвамында аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Һава температурасына килгәндә, Татарстанда төнге сәгатьләрдә -...
-
Татарстанда яңгырлар дәвам итә
Алдагы көннәрдә дә Татарстанда һава торышы әллә-ни үзгәрмәячәк. Температура көндез - 16-18, төнлә 12-14 градус җылы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Кояш исә бик саран елмаячак. Җил көньяк-көнбатыштан. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
-
Гарасат аксубайлыларны түбәсез калдырды
Быелгы җәйдә гарасатлар бигрәк тә еш кабатлана башлады. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, узган ялларда булган көчле җил, яшен аркасында, Буа, Яшел Үзән, Ютазы, Кукмара, Спас, Нурлат, Минзәлә районнарында яшәүче 11 меңгә якын кеше утсыз калган булган. 15 мәктәпнең ут чыбыклары өзелгән. Казанда да кайбер...
-
Чирмешәндә җил көчәя
Бүген, 2 июльдә, 18:00 сәгатьтә Татарстанда һава торышының бозылу ихтималы зур. Мондый күренеш 3 июльнең 18:00 сәгатенә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, төнлә һәм 3 июльдә көндез Татарстанда төньяк-көнбатыш җилнең урыны белән секундына 16, Казанда 15 метрга җитеп көчәюе көтелә. Яшенле яңгыр...
-
Бүген яшенле яңгыр булуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 1 июльдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Республиканың күпчелек районнарында кыска вакытлы яңгырлар булачак. Аерым районнарда яшенле яңгыр, боз яву да ихтимал. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 19-24, урыны белән 27 метрга җитеп көчәюе фаразланыла. Һава температурасы 21-26 градус...
-
Бәйрәм көннәрендә җылы булачак
1 һәм 2 майда Татарстанда бик җылы булачак, әмма республика буенча кыска вакытлы яңгыр, хәтта яшен дә булырга мөмкин. "Бәйрәм көннәрендә Татарстанда 20-25 градуска кадәр җылы булачак. Ләкин һава шартлары тотрыклы булмаячак: кайбер районнарда кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә", - дип белдерде ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик...